Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Җомга, 11.07.2025, 17:21Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 359
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Изложение текстлары


Тыңлау өчен текст

 

Җәй көне

         Ниязның әтисе күрше авылда эшли. Малай аны бик сагынды һәм әтисе янына барырга уйлады. Ул күрше малайлары Рафаэль белән Илдусны да ияртергә булды. Көн кояшлы, матур иде. Барлык халык болынга печән җыярга киткән.

         Менә Ниязлар юлга чыкты.  Әтисе эшли торган авыл ерак түгел, урманны чыккач күренеп тора. Тик Нияз урман аша туры юлны белми, шуңа малайлар бер тирәдә әйләнә башладылар, бик арыдылар. Шул арада кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады.

         Яшен яшьни, күк күкри, шыбыр-шыбыр яңгыр тамчылары төшә башлады.  Рафаэль белән Илдус ялгыз имән төбенә утырдылар. Нияз аларны куерып үскән куак төбенә алып китте. Шул арада яшен ялтырап китте, нәрсәдер чатыр-чотыр килде һәм имән урталай сынып төште. Ул башка агачлардан биегрәк һәм ялгызы гына ачык җирдә үскән иде. (130 сүз) (Ләбибә Ихсановадан)

Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Июль 2025  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz