Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 04.05.2024, 16:16Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов

 

“Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналына - 90 ел. Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә аның юбилей кичәсе үткәрелде.

Бүген Йолдыз Миңнуллина мөхәррирлегендәге “Ялкын” редакциясе, үзенең балалар һәм яшүсмерләр журналы булуына тугры калып, бәйрәм чарасын да бик үзенчәлекле итеп уздырды. Ул гадәти кичә дә, концерт кына да булмады: юбилейны ике пингвин һәм күгәрчен алып барды, төрле шаярулары белән тамашачының күңелен ачты.

Тантаналы чара барышында “Ел узышчысы”, “Ел мәгърифәтчесе”,” ... Читать дальше »

Просмотров: 8390 | Добавил: Aysina | Дата: 04.05.2014 | Комментарии (11)

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиаданың җиңүчеләре мәгълүм булды. Беренче, икенче, өченче урыннарны, Гран-при яулаган укучылар, студентлар олылап Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хөрмәтләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Тантанада иң элек Гран-при ияләре игълан ителде: алар Япониянең Токио шәһәрендә чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. Яшьләрнне Президент Рөстәм Миңнеханов котлады. ... Читать дальше »

Просмотров: 2176 | Добавил: Aysina | Дата: 04.05.2014 | Комментарии (0)

 

27 нче апрельдән алып 1 нче майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбият буенча Халыкара олимпиада уза. Бүген олимпиада ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Татар теле һәм әдәбият буенча Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, онлайн-тест язу режимында узды. 9-25 нче декабрьдә узган дистанцион турда Россиядән, Таҗикстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән, Үзбәкстаннан, Бельгиядән, Кытайдан, Япониядән, БГӘ, Эстониядән, Австралиядән һәм Канададан якынча 5 мең укучы һәм студент катнашкан. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 300 катнашучы ярышларны Казанда дәвам итә. ... Читать дальше »

Просмотров: 3029 | Добавил: Aysina | Дата: 28.04.2014 | Комментарии (0)

 

26 апрельдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Күкрәгемдә шигырь утым саумы...” дип аталган әдәби очрашу узачак. Очрашу Тукайның туган көненә һәм Казан шәһәренең төрки дөньясы мәдәни башкаласы булуына багышлана.

Быел 26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тула. Бу көн традицион рәвештә бәйрәм рухын йөртә: мәдәният урыннарында шигырь бәйрәмнәре, әдәби очрашулар, Г.Тукай иҗаты һәм тормышына багышланган чаралар уза.

Әлеге көнгә Тукай әдәби музее зур игътибар юнәлтә. 26 апрельдә биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен шаг ... Читать дальше »

Просмотров: 642 | Добавил: Aysina | Дата: 26.04.2014 | Комментарии (0)

 

Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) 2014 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыру мәсьәләләре буенча Ситуацион-мәгълүмати үзәк (СИЦ ЕГЭ-2014) эшли башлады.

Аңа журналистлар өчен ачык матбугат үзәге, барлык имтихан тапшыру пунктларында сынау барышын күзәтеп торырга мөмкинлек биргән видеокүзәтү системасы, бер төркем җәмәгать күзәтчеләрен һәм тәүлек буе эшли торган “кайнар элемтә” керә. Үзәкнең максаты – имтихан барышы турында мәгълүмат җыю һәм анализлау, хокук бозуларны ачыклау, төбәкләр белән элемтәдә тору, массакүләм мәгълүмат чараларын бөтен ил буенча БДИ тапшыруга кагылышлы мәгълүмат белән вакытында тәэмин итү. ... Читать дальше »

Просмотров: 1252 | Добавил: Aysina | Дата: 26.04.2014 | Комментарии (0)

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “2013-2020 елларга исәпләнгән мәгариф үсеше” дәүләт программасының яңа редакциясен раслау турында карар имзалады. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Яңартылган дәүләт программасы Россия Президентының 2012 елның 7 маенда гамәлгә куелган указы үтәлешен тәэмин итә. Шулай ук федерация субъектлары тарафыннан дәүләт программасында каралган чараларны финанслау бурычы үтәлешен контрольда тоту механизмнары каралган. Программага Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Байкал төбәге, Төньяк Кавказ федераль округы, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Байкал төбәге, Төньяк Кавказ федераль округы федерациясе субъектлары вузларына төбәк мәгариф систем ... Читать дальше »

Просмотров: 1722 | Добавил: Aysina | Дата: 24.04.2014 | Комментарии (0)

 

Җәмәгать күзәтчеләре булырга теләүчеләр өчен 31 марттан алып 26 майга кадәр, РФнең җәмәгать палатасы оештырган махсус дистанцион укулар үтә ала. Дистанцион укуда катнашырга теләүчеләргә (http://egebook.ru) кыска теркәү формасын тутырырга кирәк.

2014 елның апрелендә Мәгариф министрлыгы тарафыннан республиканың җәмәгать күзәтчеләре өчен семинар-укулар үткәрү планлаштырыла.

БДИ үткәрүнең дөреслеген ачыклау максатларында, Аксубай муниципаль районы мәгариф бүлеге, 2014 елда БДИ үткәрү ... Читать дальше »

Просмотров: 1039 | Добавил: Aysina | Дата: 23.04.2014 | Комментарии (0)

Балаларны китапка авызландыруны, аларның үзләренә каләм тоттырып караудан башларга кирәк. Бу, чыннан да, бик кызыклы алым. Һәр бала үз гомерендә нинди дә булса шигырьме, хикәяме, сәяхәтнамәме язып карарга тиештер, дип саный яңа әдәби премияне оештыручылар.

Әти-әнисенә, дусларына сөйли алмаган серләрне кәгазьгә төшерү хикмәте ХХI гасыр баласына да хас сыйфат булып кала бирә... Бүген «Татмедиа» республика агентлыгында «Глаголица» дип аталган I республикакүләм балаларның әдәби премиясе проекты башлануы турында хәбәр иттеләр. «Счастливые истории» хәйрия фондының балалар өчен булдырылган бәйгесен оештырырга Татарстанның Фән һәм мәгариф, Мәдәният министрлыклары, ... Читать дальше »

Просмотров: 696 | Добавил: Aysina | Дата: 23.04.2014 | Комментарии (0)

 

Арчаның 1 нче мәктәбендә ата-аналарның гомуми җыелышын төрле белгечләр катнашында файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Район социаль яклау бүлегенең социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина белдергәнчәнчә, әле менә соңгысында җәйге каникуллар турында да сөйләшенде. Тәртип бозуларны булдырмау, җәйге чорда кичке сәгать 11гә кадәр урамда йөрергә рөхсәт ителүе хакында җентекләп аңлатылды. Психолог Гөлнур Сәмиева бала тәрбияләү өлкәсендә үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Ата-аналарга мәктәп тормышыннан видеофильм күрсәтелде, дип яза “Арча хәбәрләре” басмасы.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru ... Читать дальше »

Просмотров: 1038 | Добавил: Aysina | Дата: 22.04.2014 | Комментарии (0)

 

Бүген Казанда “Музей язы-2014” акциясе башланды. Ул узган көннәрдә республиканың 50дән артык музеена бушка барырга мөмкин. Акция 27 апрельгә кадәр дәвам итә.

Бу көннәрдә музейларга килүчеләр күргәзмәләрне карап кына калмыйча, файдалы остаханәләрдә, кызыклы кешеләр белән очрашуларда да катнаша алачак. “Музей язы-2014” турында күбрәк мәгълүматны Татарстанның Милли музее һәм Мәдәният министрлыгы сайтларыннан алырга мөмкин.

Республикада бүгенгә барлыгы 129 музей эшли, аларга узган ел 3 млн.нан артык кеше килеп киткән. ... Читать дальше »

Просмотров: 1075 | Добавил: Aysina | Дата: 22.04.2014 | Комментарии (0)

1 2 3 »
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz