Укучының грамоталылыгы һәм язма сөйләменең төгәллеге изложение һәм сочинение тикшерү нәтиҗәсендә тупас һәм тупас булмаган яки төрле һәм бер үк типтагы хаталарны исәпкә алып бәяләнә.
№ |
Укучының грамоталылыгын һәм язма сөйләменең төгәллеген бәяләү |
Балл |
ГК1[2] |
Орфографик нормаларның үтәлүе |
|
|
Орфографик хаталары юк яки тупас булмаган бер-ике хатасы бар |
2 |
Өч-дүрт хата җибәрелгән |
1 |
|
Биш һәм аннан артык хатасы бар |
0 |
|
ГК2 |
Пунктуацион нормаларның үтәлеше |
|
|
Пунктуацион хаталары юк яки тупас булмаган ике хатасы бар |
2 |
Өч-дүрт хата җибәрелгән |
1 |
|
Биш һәм аннан артык хатасы бар |
0 |
|
ГК3 |
Грамматик нормаларның үтәлеше |
|
|
Грамматик хаталары юк яки тупас булмаган бер хатасы бар |
2 |
Ике хата җибәрелгән |
1 |
|
Өч һәм аннан артык хатасы бар |
0 |
|
ГК4 |
Сөйләм нормаларының үтәлеше |
|
|
Сөйләм хаталары юк яки тупас булмаган ике хатасы бар |
2 |
Өч-дүрт хата җибәрелгән |
1 |
|
Биш һәм аннан артык хатасы бар |
0 |
|
ФК1[3] |
Язма сөйләмнең төгәллеге |
|
|
Материалны язуда, шулай ук терминнарны аңлауда һәм куллануда фактик хаталар юк яки тупас булмаган бер хатасы бар |
2 |
Язуда һәм терминнарны куллануда ике хата бар |
1 |
|
Язуда һәм терминнарны куллануда өч һәм аннан да артык хата бар |
0 |
|
ФК1, ГК1-ГК4 критерийлары буенча сочинение һәм изложение язган өчен җыярга мөмкин булган иң югары балл |
10 |
Грамоталылыкны бәяләгәндә, (ГК1-ГК4) изложение һәм сочинениенең күләме исәпкә алына.
6 нчы таблицада күрсәтелгән нормалар гомуми күләме 140 һәм аннан да артык сүз булган изложение белән сочинениеләрне тикшерү һәм бәяләү өчен файдаланыла. Аларның гомуми күләме югарыда күрсәтелгәннән кимрәк яки 70-139 сүз булса, ГК1-ГК4 критерийларының һәрберсе өчен 1 балл куела:
ГК1- орфографик хаталары булмаса яки 1 тупас булмаган хата җибәрелсә, 1 балл куела.
ГК2 – пунктуацион хаталары булмаса яки 1 тупас булмаган хатасы булса, 1 балл куела.
ГК3 – грамматик хаталары булмаса, 1 балл куела.
ГК4 – сөйләм хаталары булмаса, 1 балл куела.
Изложение белән сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булган эшкә ГК1-ГК4 күрсәткечләре буенча 0 балл куела.
Укучы изложение белән сочинениенең берсен генә (я изложение, я сочинение) язган очракта, эшнең күләмен искә алып, ГК1-ГК4 күрсәткече буенча бәяләнә:
- эшнең күләме 140 сүздән ким булса, грамоталылык 6 нчы таблица буенча бәяләнә;
- эшнең күләме 70-139 сүз булса, ГК1-ГК4 күрсәткеченең һәрберсенә 1 балл куела;
- эшнең күләме 70 сүздән дә ким булса, ГК1-ГК4 күрсәткече буенча 0 балл куела.
Имтихан эше өчен җыярга мөмкин булган иң югары балл – 42.