Кыска изложениене (С1 биремен) тикшерү һәм бәяләү
Кыска изложение өчен текст турында белешмә | |
Абзац номеры | Микротемалар (мәгънәви кисәкләр) |
1 | Нияз әтисен бик сагынды. |
2 | Малайлар юлга чыкты. |
3 | Ачык җирдә үскән имәнне яшен сукты. |
№ | Критерий | Балл |
ИК1[1] | Изложение эчтәлеге |
|
| Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган | 2 |
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән) | 1 | |
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән) | 0 | |
ИК2 | Башлангыч текстны җыйнакландыру |
|
| Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан, җыйнакландырган | 3 |
Бер яки берничә алым белән текстның ике микротемасы җыйнакландырылган | 2 | |
Бер яки берничә алым белән текстның бер микротемасы җыйнакландырылган | 1 | |
Текстны җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган | 0 | |
ИК3 | Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге |
|
| Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә: -логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган; -текст кызыл юлларга дөрес бүленгән | 2 |
Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә, әмма бер логик хата бар яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар | 1 | |
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган, әмма бердән артык логик хата яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән | 0 | |
ИК1-ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл | 7 |