Хәзер Россиядә мәктәп укучылары айга бер тапкыр музейларга бушлай бара алачак. Дәүләт Думасында кичә шул хактагы закон кабул ителде.
Закон нигезендә 18 яше тулмаган затлар айга бер мәртәбә музейларга бушлай килә ала. Ә һөнәри мәгариф программалары буенча укучыларга шулай ук айга бер мәртәбә дәүләт һәм муниципаль музейларга бушлай бару мөмкинлеге бирелде.
Чыганак: http://vatantat.ru