Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 04.05.2024, 17:08Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

2013нче елгы ДЙА биреме 9009 нчы вариант


ГИА – 2013                                                                                                      9009                                  

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1    Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

II бүлек
Текстны укыгыз 
һәм А1-А 7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Икебез дә унөчтә булсак...

(1)   1933 нче авыр ел иде. (2) Тамак алдарлык булса да ярар дип, яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Ифрат сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. (6) Кәсебебез уңышлырак булса, учак ягып, ялкында балык өтеп ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.

(9) Көн шундый эссе иде. (10) Күл ...стенең тынычлыгы күңелгә шом сала. (11) Җимгә кагылып та караучы юк. (12) Ак киез эшләпә кигән энем яр читендә зирек күләгәсендә тын гына утыра. (13) Ара-тирә генә сорап куя: "Капмадымы?” (14) "Юк шул”, – дим, –  "көн озын бит. (15) Кабар әле”, – дип тынычландыра мине сабый.

(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет ...зләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) "Агай, капмадымы?” – ди, энем. (22) "Хәзер, хәзер каба”, – дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән ...стенә чыгып ятты. (25) Кайткач, бизмәнгә салып карадык, дүрт кадакка якын тартты. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) "Бу балыкмы, агай?” – ди. (28) "Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: "Безнең күрше – Корбан. Безнең балык – корбан”.

(30) Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык. (31) Ильяс дәртләнеп, башта бик ихлас атлады. (32) Юкәлекул урманына җиткәч, ач бала хәлдән тайды. (33) "Чак кына утырып торыйк әле, агаем”, – диде.

(34) Корбан миңа чиксез дәрман бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәреп алдым. (37) "Их, агаем <…> – диде ул, рухланып, – нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп кенә йөрер идек, бөртек тә арымас идек”.

(40) Энем инде күптән дөнья куйды. (41) Мин торып калдым. (42) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (43) Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.

(44) Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...

Мостай Кәримнән*

 

 

9009   

A1-A 7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен
генә  алыгыз.

А1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) тирә-як

2) кайбер

3)  яшьлек

4) калкавыч

А2. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

1) Акманай

2) ифрат

3) бөтенесен

4) ышандырам

А3. Кайсы сүздә ө хәрефе языла?

1) ..нем

2) ...зләп

3) ...стенә

4) көчл....рәк

А4. Кайсы сүз ясалышы ягыннан парлы сүз булып килә?

1) алтын сары

2) Юкәлекул

3) дәртләнеп

4) ара-тирә

А5. Килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) кайбер көннәр

2) тотканны алып кайту

3) кармак салу

4) кинәт бату

А6. Түбәндәге җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы чак кына кузгалып куйды да, кинәт төпкә батты.

1) шарт фигыль

2) инфинитив

3) исем фигыль

4) боерык фигыль

А7. Мин тиз генә кармакларны урадым да, балыкны капчыкка салып, кайтырга уңайладык җөмләсендә кармакларны  сүзенең килешен күрсәтегез.

1)    төшем килеше

2)    иялек килеше

3)    чыгыш килеше

4)    юнәлеш килеше

 

 

9009

В1-В9    биремнәрен       укылган    текст    нигезендә    үтәгез.    Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз яки цифр белән языгыз.

 

В1. 19 нчы җөмләдәге "бәхет” сүзен синонимы белән алмаштырып языгыз.

В2. 30 нчы җөмләдәге "кайтырга” сүзен антонимы белән алмаштырып языгыз.

В3. 6 нчы җөмләдәге сыйфатны  табып языгыз.                                      

 

В4. 12 нче җөмләдәге баш кисәкләрне табып языгыз.

В5. 16-21  җөмләләр арасыннан аерымланган хәлләр белән килгән җөмләне табыгыз. Җөмләнең номерын языгыз.

В6. 33 нче җөмләдән эндәш сүзне табып языгыз. Җавапны сүз белән языгыз. 

В7. Түбәндәге җөмләләрдә куелган өтерләр номерлап бирелгән. Кереш сүзгә бәйле куелган тыныш билгесен белдергән номерны күрсәтегез.

1933 нче авыр ел иде. Тамак алдарлык булса да ярар дип, (1) яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. Алты яшьлек ...нем Ильясны да ияртәм. Ифрат сабыр бала ул. Көн буе чебен-черки талауга шыңшымый түзә. Кәсебебез уңышлырак булса, (2) учак ягып, (3) ялкында балык өтеп ашыйбыз. Бөтенесен дә түгел, (4) әлбәттә. Кайбер көннәрдә бар тотканны өйгә алып кайтабыз.

В8. 9-12 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләне күрсәтегез. Җөмләнең номерын языгыз.

В9. 30 нчы җөмләнең төрен билгеләгез.

 

 

3 нче бүлек

 

С-2.  Текст ахырындагы сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: Энем инде күптән дөнья куйды. Мин торып калдым. Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? Хәтта арымаган чакларында да... мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчл...рәк булдым.

 Кешеләр бер-берсен ешрак күтәрешсәләр, үкенечләре әзрәк калыр иде...

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган ике дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын күрсәтегез яки цитаталар китерегез.           

   Сочинениенең күләме 70 сүздән аз булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

 Җаваплар

А1.1                     А5. 2

А2.2                    А6. 3

А3.3                    А7. 1

А4.4

 

В1. Шатлык                         В6. Агаем

В2. Килергә                           В7. 4

В3. Уңышлырак                  В8. 11

В4. Энем утыра                  В9. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

В5. 17

Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz