Хаталарны төзәт |
|
Статистика |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Изложение текстлары
Җәй көне
Ниязның әтисе күрше авылда эшли. Малай
аны бик сагынды һәм әтисе янына барырга уйлады. Ул күрше малайлары Рафаэль
белән Илдусны да ияртергә булды. Көн кояшлы, матур иде. Барлык халык болынга
печән җыярга киткән.
Менә Ниязлар юлга чыкты. Әтисе эшли торган авыл ерак түгел, урманны
чыккач күренеп тора. Тик Нияз урман аша туры юлны белми, шуңа малайлар бер
тирәдә әйләнә башладылар, бик арыдылар. Шул арада кара болыт килеп чыкты. Коеп
яңгыр ява башлады.
Яшен яшьни, күк күкри, шыбыр-шыбыр
яңгыр тамчылары төшә башлады. Рафаэль
белән Илдус ялгыз имән төбенә утырдылар. Нияз аларны куерып үскән куак төбенә
алып китте. Шул арада яшен ялтырап китте, нәрсәдер чатыр-чотыр килде һәм имән
урталай сынып төште. Ул башка агачлардан биегрәк һәм ялгызы гына ачык җирдә
үскән иде. (130 сүз) (Ләбибә Ихсановадан)
|
Календарь | « Май 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җ | Шим | Якш | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Сайтка керүчеләр | |
|