Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 04.05.2024, 15:31Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен татар теленнән БРТ биремнәре


 1 нче вариант
Текстны укыгыз һәм А1-А11; В1-В12; С1 биремнәрен үтәгез.
1 нче бүлек
 
Мин кулыма китап алам...

(1)Без – китаплы халык. (2)Татар халкы гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. (3)Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. (4)Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. (5)Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6)Аннары инде басма китаплар чоры башланган. (7)Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем эстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр. (8)Шунысын да әйтеп китү мөһимдер: заманында без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да өләшкәнбез. (9)Якын тирәдә генә түгел, Урта Азиянең чүлләренә, далаларына кадәр үк барып җиткәнбез. (10)Монысы да халкыбызның игелекле гамәлләреннән саналырга тиеш. 
(11)Яңа чорлар килде. (12)Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13)Техника, электроника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14)Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…
(15)Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге әдипләребезне белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызның асылын да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. (16)Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17)Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. (18)Аның җаны да, хисе дә юк. (19)Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20)Икенчедән, компютерның милләте юк.
(21)Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22)Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23)Шуңа күрә без Китапка чиксез рәхмәтле.
(24)Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25)Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. (26)Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27)Әлегә…
                                                                                                                                                                  (Р.Миңнуллиннан)
Текст эчтәлегенә нигезләнеп А1-А11 биремнәрен үтәгез. А1-А11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.
 
 А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?
Бүгенге көндә компьютер рухи таяныч була аламы?
  1. Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш!
  2. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән.
  3. Уены да шунда, дәреслеге дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да…
  4. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем эстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр.
А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.
  1. кулъязма
  2. мәгърифәт
  3. китапсыз
  4. интернет
А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгеләгез.
  1. рәхмәтле
  2. чорлар
  3. милләтәшләребез
  4. дөньяда
А4.Орфографик хаталы сүзтезмәне табыгыз.
  1. рухи таяныч
  2. гарапчә белү
  3. тугандаш халык
  4. бай тарих
А5. Виртуаль сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?
  1. һәмзә тартыгын белдерү өчен
  2. иҗекне нечкәртү өчен
  3. тартыкны нечкәртү өчен
  4. аеру билгесен белдерү өчен
А6. Парлы сүзне билгеләгез.
  1. гореф-гадәт
  2. фарсыча
  3. Урта Азия
  4. фотосурәт
А7. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.
  1. К сожалению, мы не такие!
  2. К счастью, мы не такие!
  3. К счастью, они не такие!
  4. К счастью они не мы!
А8. Бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
  1. шул хакта сөйләү
  2. игелекле хезмәт
  3. дөньядан аерылу
  4. тарихны да сеңдерү
А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.
Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз.
  1. шарт фигыль
  2. инфинитив
  3. хикәя фигыль
  4. боерык фигыль
А10. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс мәкаленең рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.
  1. В корове молоко не прокиснет.
  2. Больше молока получает тот ребенок, который больше плачет.
  3. Материнское сердце в детках, а детское в камне.
  4. В молоке не было, и в сыворотке не найдешь.
А11. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли  җөмләсендә "көнгә" сүзенең килешен билгеләгез.
  1. баш килеш
  2. иялек килеш
  3. юнәлеш килеше
  4. төшем килеше
2 нче бүлек
В1-В12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз(сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.
В1. 2 нче җөмләдән укымышлы, белемле сүзләренә синоним булган берәмлекне табып языгыз.
      Җавап:_________________________________.
 
В2. 13 нче җөмләдән искерә сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.
      Җавап:_________________________________.
 
В3. 10 нчы җөмләдән  алмашлыкны табып языгыз. 
     Җавап:_________________________________.
 
В4. 6 нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.
     Җавап:_________________________________.
 
В5. 1-4 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләләнең номерын языгыз.
    Җавап:_________________________________.
 
В6. 23 нче җөмләдә китапка сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә? Җавапны сүз белән языгыз.
    Җавап:_________________________________.
 
В7. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.
Китапсыз күңел - буш күңел, (1) китапсыз йорт - нурсыз йорт, (2) китапсыз милләт - киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, (3) без андыйлар түгел! Әлегә...
    Җавап:_________________________________.
 
В8. 15-17 нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.
    Җавап:_________________________________.
 
В9.  20-22 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.
    Җавап:_________________________________.
 
В10. 8 нче җөмләдә  баш һәм иярчен  җөмләләр арасына куелган тыныш билгесен языгыз.
    Җавап:_________________________________.
 
В11. 19 нчы җөмләдә <...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.
    Җавап:_________________________________.
 
В12. 2 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.
   Җавап:_________________________________. 
 
3 нче бүлек
Укылган текстны файдаланып, С1 биремен эшләгез.
 
С1. "Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә…" Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
 Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.
 
  
 
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz