Тест эшенең максаты - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының IX сыйныфын тамамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бердәм республика тесты уздыру максатыннан бәяләү.
Имтихан эшендә сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр, кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәр һәм укучының тәкъдим ителгән темага үз фикерен белдерә алуын тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнәр файдаланыла.
Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә булган уку-укыту программаларына нигезләнеп, 3 төркем өчен махсус әзерләнгән контроль бәяләү материаллары буенча үткәрелә: беренче төркем - татар телендә гомуми белем бирүче оешмаларның IX сыйныф укучылары өчен, икенче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен әзерләнгән материалларга нигезләнә.