Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 04.05.2024, 16:50Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Изложение язу тәртибе


                                

 

Изложение язу

 

Текстны беренче тапкыр уку

Текстның темасын билгеләү этабы

"Текст нәрсә турында” соравына җавап бирегез.

Теманы ничек билгеләргә?

Тема төрле ысуллар белән билгеләнә;

-         текстның башламыннан;

-         әһәмиятле сүздән;

-         әһәмиятле эпизодлардан;

-         геройның (авторның) фикер йөртүе яки эшеннән;

-         текст исеменнән.

Текстның идеясен билгеләү этабы

Сорауларга җавап бирегез:

"Ни өчен автор моны язган?”

"Нинди фикерне җиткерергә тели?”

Идеяне формалаштырырга нәрсә булыша?

-         текстның гомуми яңгыраш тональлеге;

-         текстны укыганнан соң туган уй-хисләр;

-         авторның эш-хәрәкәтләргә, геройларга мөнәсәбәте.

 

Текстның структурасын билгеләү этабы.

Текстның композицион өлешләрен атагыз. Һәр композицион өлешнең төп эчтәлеген тезис формасында язып куегыз.

Текестның композициясе – текстның төзелеше.

Кагыйдә буларак, текстның төп композицион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгаклау тора.

Тезис – төп фикер, идеяне күрсәткән җөмлә (гади яки кушма) формалашкан положение.

Тезисны ничек формалаштырырга?

Берничә җөмләдән 1 җөмлә төзелә: бу җөмләдә фактлар, күренешләр, билгеләр гомумиләштерелеп бирелгән. Тезисны формалаштыру – текстны кыскартуның бер ысулы.

Икенче кат уку.

Текстны абзацлап бүлү этабы:

Микротемаларны билгеләү

Биремнәрне үтәгез:

1. Текстны укучының зур интонацион паузалар саныннан текстта абзац санын билгеләгез.

2. Һәрбер абзацның микротемасын билгеләгез.

3. Түбәндәге сорауларга җавап биреп, аны кыскача гына язып куегыз:

"Бу микротемадагы һәрбер җөмләнең роле берүкме?”

"Кайсы җөмләләр төп җөмлә булып торалар?”

4. Абзацларны номерлагыз.

 

Абзац –  микротеманың күрсәткече, шуңа күрә  изложение текстын укыганда интонацион паузаларга игътибарлы булыгыз.    Күпме зур  интонацион паузалар –  текстта шулкадәр абзац.

Микротема – бер фикер белән  текстның берничә мөстәкыйль җөмлә эчтәлеген бирә ала торган абзац.

  Тестның микротемаларын ничек билгеләргә?

Абзацның әһәмиятле сүзләреннән һәм ключевым җөмләләрдән.

 Микротеманы кыскача гына ничек билгеләргә?

Кыскартылган изложение язганда микротеманың  төп һәм өстәмә (ачыклык кертә торган аныклагыч җөмләләр һ.б.) җөмләләрне  аера белү зарур.   Төп җөмләләр итеп без текстның төп идеясен һәм темасын әлеге җөмләләрдән башка ачып булмый торган җөмләләрне атыйбыз. 

Өстәмәләргә исә өстәмә мәгълүмат, детальләр, сурәтләү элементлары булган җөмләләр керә.  Аларны төшереп калдырырга яки кыскартырга, бер зур җөмлә эченә кертергә була.  

 

 Текстны модельләштерү этабы.

Абзац нумерацияләрен, микротемаларны барлагыз.   Абзацлы бүленешне саклаган хәлдә текстны оештырыгыз.

Микротемаларның эчтәлеген ничек итеп текстка берләштерергә?

Лексик кабатлауларны, тамырдаш сүзләрне, синонимнарны, алмашлыкларны, рәвешләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне, кисәкчәләрне кулланырга.

 

 

 

 

 

 

Компрессия алымнары

 

Алыштыру

 

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләшкән сүз белән алыштыру

Иртәдән башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк кулдан төшмәде. (Ш.К.)

Иртәдән алып кичкә чаклы эш кораллары кулдан төшмәде.

 

 

 

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән алыштыру

( Һәммәсе,бөтенесе,барысы,һичбере кебек алмашлыклар,түбәндәгеләр, югарыдагылар, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр белән белдерелә.)

Әкиятне зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

 Әкиятне һәммәсе: зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

Туры сөйләмне кыек сөйләм белән алыштыру.

Бүген туган көне икән... Моны улының телеграммасы исенә төшерде: "Кадерле әнием! Туган көнең белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим”, - дигән улы Марат. (Г.Ә.)

 Улының котлау телеграммасы аңа туган көне булуын исенә төшерде.

Җөмләне яки аның өлешләрен күрсәтү алмашлыгы белән алыштыру.

(бу,шул, шушы, теге, әнә, менә, ул(авыл), шундый, тегенди, мондый...)

Ни өчен ул тору урынын еш алыштырган? Инде ияләшеп беткән җирдән аерылып, таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 1.Аны шушы адымга нәрсә этәрде икән?

2.Теге җирдән аерылып,таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 

Төшереп калдыру

Ул аны бөтен җирдән эзләп карады: бүлмәләрне барлап чыкты, бакчадан карады, күршеләргә кереп чыкты.

 Ул аны бөтен җирдән эзләп карады.

Мәгънәсе белән өстәмә мәгънәне аңлатмый торган өзекләрне төшереп калдыру.

Кайвакыт ул эшен туктатырга да, ярты юлда калдырырга да күп сорамый.

 Ул эшен туктатырга да мөмкин.

Кабатлауларны...

Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары.

Аларның Ибрай исемле акыллы уллары булган.

Риторик сорауларны...

Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Безнең бабаларыбыз авыл салу өчен чишмә  чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Нәрсәне төшереп калдырырга ярамый соң?

·        автор идеясен аңларга ярдәм итә торган төп детальләрне;

·        авторның төп фикерне ачу яки дәлилләү өчен кулланылган аргументлар.

   Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. (Ә.Б.)

Аерымланган рәвеш хәлен төшереп калдыру-калдырмау текстка карап хәл ителергә тиеш.

 

Берләштерү яки гомумиләштерү

Бер үк фикерне ача торган ике гади җөмләне бер кушма җөмләгә берләштерү.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә дә ул. Су гөлчәчәге дә ул. Хәтта нимфея дә. Берсеннән-берсе матур исемнәр!

 

 

 

 

 

 

 

 

Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz