Критерийлар
Укучының грамоталылыгы һәм язма сөйләменең төгәллеге изложение һәм сочинение тикшерү нәтиҗәсендә тупас һәм тупас булмаган яки төрле һәм бер үк типтагы хаталарны исәпкә алып бәяләнә.
№
|
Укучының грамоталылыгын һәм язма сөйләменең төгәллеген бәяләү
|
Балл
|
ГК1[2]
|
Орфографик нормаларның үтәлүе
|
|
|
Орфографик хаталары юк яки тупас булмаган бер-ике хатасы бар
|
2
|
Өч-дүрт хата җибәрелгән
|
1
|
Биш һәм аннан артык хатасы бар
|
0
|
ГК2
|
Пунктуацион нормаларның үтәлеше
|
|
|
Пунктуацион хаталары юк яки тупас булмаган ике хатасы бар
|
2
|
Өч-дүрт хата җибәрелгән
|
1
|
Биш һәм аннан артык хатасы бар
|
0
|
ГК3
|
Грамматик нормаларның үтәлеше
|
|
|
Грамматик хаталары юк яки тупас булмаган бер хатасы бар
|
2
|
Ике хата җибәрелгән
|
1
|
Өч һәм аннан артык хатасы бар
|
0
|
ГК4
|
Сөйләм нормаларының үтәлеше
|
|
|
Сөйләм хаталары юк яки тупас булмаган ике хатасы бар
|
2
|
Өч-дүрт хата җибәрелгән
|
1
|
Биш һәм аннан артык хатасы бар
|
0
|
ФК1[3]
|
Язма сөйләмнең төгәллеге
|
|
|
Материалны язуда, шулай ук терминнарны аңлауда һәм куллануда фактик хаталар юк яки тупас булмаган бер хатасы бар
|
2
|
Язуда һәм терминнарны куллануда ике хата бар
|
1
|
Язуда һәм терминнарны куллануда өч һәм аннан да артык хата бар
|
0
|
ФК1, ГК1-ГК4 критерийлары буенча сочинение һәм изложение язган өчен җыярга мөмкин булган иң югары балл
|
10
|
Грамоталылыкны бәяләгәндә, (ГК1-ГК4) изложение һәм сочинениенең күләме исәпкә алына.
6 нчы таблицада күрсәтелгән нормалар гомуми күләме 140 һәм аннан да артык сүз булган изложение белән сочинениеләрне тикшерү һәм бәяләү өчен файдаланыла. Аларның гомуми күләме югарыда күрсәтелгәннән кимрәк яки 70-139 сүз булса, ГК1-ГК4 критерийларының һәрберсе өчен 1 балл куела:
ГК1- орфографик хаталары булмаса яки 1 тупас булмаган хата җибәрелсә, 1 балл куела.
ГК2 – пунктуацион хаталары булмаса яки 1 тупас булмаган хатасы булса, 1 балл куела.
ГК3 – грамматик хаталары булмаса, 1 балл куела.
ГК4 – сөйләм хаталары булмаса, 1 балл куела.
Изложение белән сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булган эшкә ГК1-ГК4 күрсәткечләре буенча 0 балл куела.
Укучы изложение белән сочинениенең берсен генә (я изложение, я сочинение) язган очракта, эшнең күләмен искә алып, ГК1-ГК4 күрсәткече буенча бәяләнә:
- эшнең күләме 140 сүздән ким булса, грамоталылык 6 нчы таблица буенча бәяләнә;
- эшнең күләме 70-139 сүз булса, ГК1-ГК4 күрсәткеченең һәрберсенә 1 балл куела;
- эшнең күләме 70 сүздән дә ким булса, ГК1-ГК4 күрсәткече буенча 0 балл куела.
Имтихан эше өчен җыярга мөмкин булган иң югары балл – 42.
|