№
|
Текст эчтәлегенә анализ ясауга бәйле һәм фикерләү характерындагы сочинениене (С2 биремен) бәяләү тәртибе
|
Балл
|
С2К1
|
Текстның мәгънәсен аңлау
|
|
|
Укучы текстның мәгънәсен дөрес аңлаткан, хаталар күзәтелми
|
2
|
|
Гомумән алганда, укучы текстның мәгънәсен дөрес аңлаткан, тик бер хата җибәргән
|
1
|
Укучы текстның мәгънәсен дөрес аңлатмаган
яки
эчтәлеген аңлатканда ике хата җибәргән
яки
имтихан эшендә текстның эчтәлегенә аңлатма бирмәгән
|
0
|
С2К2
|
Тексттан табылган мисалларның булуы
|
|
|
Укучы тексттан аның эчтәлегенә туры килә торган ике мисал тапкан
|
3
|
Укучы тексттан аның эчтәлегенә туры килә торган бер мисал тапкан
|
2
|
Мисал(-лар) укылмаган башка бер тексттан китерелгән
|
1
|
Укучы тексттан аның эчтәлегенә туры килә торган бер мисал да тапмаган
яки
биремдәге цитата яки аның бер өлеше мисал итеп китерелгән
|
0
|
С2К3
|
Сочинениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге
|
|
|
Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге сакланган:
-логик хаталар күзәтелми, язганда эзлеклелек сакланган;
-текстны кызыл юлга бүлүдә хаталар юк
|
2
|
Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге сакланган,
әмма
бер логик хата җибәрелгән
яки
кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар
|
1
|
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган,
әмма
бердән артык логик хата яки
кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән
|
0
|
С2К4
|
Эшнең композицон төзеклеге
|
|
|
Эш композицон яктан төзеклеге һәм төгәлләнгән булуы белән аерылып тора, текст төзелешендә хаталар юк
|
2
|
Эш композицон яктан төзеклеге һәм төгәлләнгән,
әмма
текст төзелешендә бер хата бар
|
1
|
Композицон яктан ике һәм аннан артык хата бар
|
1
|
С2К1-С2К4 күрсәткечләре буенча сочинение өчен җыела торган иң югары балл
|
9
|