Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 18.05.2024, 15:41Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Категории раздела
Мои файлы [6]
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов


Главная » Файлы » Мои файлы

Татар сыйныфларында А7, В1 биремнәре өчен кагыйдәләр
12.03.2014, 17:43

Фонетика - телдәге авазларны өйрәнә торган фән.

 
Фонема - аваз дигән сүз. 
Аваз - сөйләмнең бүленми торган иң кечкенә кисәге; хәреф - авызны язуда белдерүче билге.
 
Алфавит - авазларны язуда күрсәтү. Кириллицаг нигезләнгән татар алфавитында 39 хәреф бар: 13 сузык, 24 тартык. Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) хәрефләре аваз белдериләр. ['] (һәмзә) авазын күрсәтүче хәреф юк.
Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә бирелә.
Сузык авазлар:
Сүзнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:
1) түбән күтәрелешле: [а, ә]
2) урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э]
3) югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]
Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:
1) алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары
2) арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.
Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:
иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э] бүленәләр.
 
Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.
1. Ясалу урыннары буенча:
- ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м]
- ирен-теш: [в, ф]
- тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р]
- тел уртасы: [й]
- тел арты: [к, г]
- кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х]
- бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ]
- фарингаль (йоткылык): [һ]
2. Ясалу ысулы буенча:
- йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, ﺀ(һәмзә)]
- ярым йомык [м, н, л, ң]
- өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ]
- калтыраулы [р]
3. Артикуляцион яктан:
- борын тартыклары: [м, н, ң]
- авыз тартыклары: калган 25 се.
4. Акустик яктан:
- сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w]
- шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.
 
Сингармонизм - сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.
1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о], [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.
Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:
- кушма сүзләрдә
- алынма сүзләрдә 
- кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә
- -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.
 

 

1.     Иренләшкән сузыклардан [о] һәм [ө] авазлары үзләреннән соң килгән [ы] һәм [э] авазларын иренләштерәләр. Бу күренеш сингармонизмның ирен гармониясе  дип атала.

2.     Калын сузык авазлар, ягъни [а], [у], [о], [ы], [о], [ы] авазлары арткы рәт сузыклары дип аталалар, чөнки алар ясалганда тел артка таба китә.

3.     Нечкә сузык авазлар, ягъни [ә], [ү], [ө], [э/е], [э/е] авазлары алгы рәт сузыклары дип аталалар, чөнки алар ясалганда тел очы алгы тешләргә тия, телнең урта өлеше каты аңкауга күтәрелә.

4.     Сузык авазларны әйткәндә иреннәр алга түгәрәкләнеп (бөрелеп) килсә, бу сузык авазлар иренләшкән дип атала. Иренләшкән сузыкларга     [у], [ү], [о], [о], [ө] авазлары керә.

5.     Сузык авазларны әйткәндә иреннәр алга түгәрәкләнеп (бөрелеп) килмәсә, бу сузык авазлар иренләшмәгән дип атала. Иренләшиәгән сузыкларга [а], [ә], [ы], [э/е], [ы] [и], [э/е] авазлары керә.

6.      Тартык авазлар үзгәреше. Уңай ассимиляция (охшашлану)  дип  тартык авазларның бер-берсенә охшашлануы атала.  Ул 2 төрле була:

1)      Тартык авазларның яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта ярашуы. Яңгырау тартыкка  беткән сүзләргә яңгырау тартыкка башланган кушымча, саңгырау тартыкка  беткән сүзләргә саңгырау тартыкка башланган кушымча ялгануын таләп итә.

2)      Борын ассимиляциясе. Сүз борын авазына ( [м], [н], [ң] ) бетсә, кушымча борын авазына башлана.

  7. Кире ассимиляция. 1) Тартык авазларның яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта ярашуы (кире төре) (тозсыз - тоссыз). 2) Тел арты һәм кече тел ассимиляциясе нкәй - әңкәй). 3) Ирен ассимиляциясе нбер - умбер).
Категория: Мои файлы | Добавил: Aysina
Просмотров: 13390 | Загрузок: 0 | Комментарии: 4 | Рейтинг: 3.0/6
Всего комментариев: 1
1 SergDak  
0
<a href=http://zmkshop.ru/stati/stroitelstvo-metallokonstruktsiy-sportivnogo-tsentra/>чем отличается мачта от башни</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Сайтка керүчеләр
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz