Антонимнар - мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр.
Мәгънәләренә карап:
1. Әйбер-күренешәләрнең сыйфатын белдерә торган
2. Вакыт төшенчәсен белдерә торган
3. Процессларны каршы куя торган
4. Әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган
Бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап:
- тел антонимнары
- контекстуаль антонимнар
Синонимнар -мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр.
Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме.
Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.
Синонимнарның төрләре:
1. Идеографик синонимнар
2. Стилистик синонимнар
3. Эмоциональ-экспрессив синонимнар
4. Абсолют синонимнар
Омонимнар - Бертөрле язылыш, әйтелеш, гамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.
Төрләре:
1. Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр.
2. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.
3. Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр.
4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр.
Фразеологизмнар - мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә. Төрләре:
1. Фразеологик ныгытма
2. Фразеологик бердәмлек
3. Фразеологик тезмә
|