Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 18.05.2024, 16:09Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Категории раздела
Мои файлы [6]
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог файлов


Главная » Файлы » Мои файлы

Татар сыйныфларында А2, В2, В8, В9 биремнәре өчен кагыйдәләр
13.03.2014, 22:24

Исем - предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? Нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.
1. Ялгызлык исем (бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем)
2. Уртаклык исем (бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атаучы исем

 

Фигыль - зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр. Барлык фигыльләр барлык-юклыкта килә, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә. Заман белән хикәя фигыль һәм сыйфат фигыльләр генә төрләнә.

1. Затланышлы (зат белән төрләнә торган) фигыльләр:
- Хикәя
- Боерык
- Шарт
- Теләк
2. Затланышсыз (зат белән төрләнми торган):
- Исем фигыль
- Сыфат фигыль
- Хәл фигыль
- Инфинитив

Фигыль юнәлешләре - Эшнең үтәүчегә, үтәүченең эшкә мөнәсәбәтен белдерә. 

1. Төп юнәлеш (үтәүче эшне үзе башкара): кушымчасы юк.
2. Кайтым юнәлеше (эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара): -н, -ын, -ен.
3. Төшем юнәлеше (үтәүче читтә була, аның эше кешегә яки предметка читтән төшә): - л, -ыл, -ел.
4. Уртаклык юнәлеше (үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли): -ш, -ыш, -еш.
5. Йөкләтү юнәлеше (үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була): -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т һ.б.
Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен-дер-т, ал-дырт-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөйлә-ш-т-ер.
Фигыльләрнең юнәлешен дөрес билгеләү өчен, аларның җөмләдәге мәгънәсенә карарга кирәк.

 
Хикәя фигыльнең заман формалары: 
1. Хәзерге заман
2. Үткән заман
1) Билгеле үткән заман
2) Нәтиҗәле (билгесез) үткән заман
3) Тәмамланмаган үткән заман
4) Күптән үткән заман
5) Кабатлаулы үткән заман
6) Киләчәк үткән заман
3. Киләчәк заман
1) Билгеле киләчәк заман
2) Билгесез киләчәк заман
Сыйфат фигыльнең заман формалары:
1. Хәзерге заман сыйфат фигыль
2. Үткән заман сыйфат фигыль
3. Киләчәк заман сыйфат фигыль
- Беренче төр
- Икенче төр
- Өченче төр
 
Сыйфат - предметның билгесен белдереп, нинди кайсы, кайдагы кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме. Исемне ачыклап килә, сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.
 
Сыйфатларны, белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап икегә бүленә:
1. Асыл сыйфат предметның төп билгесе белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклый: кызыл, биек, озын.
2. Нисби сыйфат бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы, әдәби, сәяси.
Предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын белдерүенә карап:
1. Гади дәрәҗә
2. Чагыштыру дәрәҗәсе
3. Артыклык дәрәҗәсе
4. Кимлек дәрәҗәсе
 
Сан - әйбернең санын, исәбен, микъдарын белдерә торган сүзләр. Ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булып килә. Җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.
 
Сан төркемчәләре:
1. Микъдар саны
2. Тәртип саны
3. Бүлем саны
4. Чама саны
5. Җыю саны
 
Рәвеш - эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме. Төрләнми. Күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Сыйфат яки рәвешне ачыклап килергә мөмкин. Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.
 
Төркемчәләре:
1. Саф рәвешләр
2. Күләм-чама рәвешләре
3. Охшату-чагыштыру рәвешләре
4. Вакыт рәвешләре
5. Урын рәвешләре
6. Сәбәп-максат рәвешләре
 
Алмашлык - исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар.
 
Төркемчәләре:
1. Зат алмашлыгы
2. Күрсәтү алмашлыгы
3. Билгеләү алмашлыгы
4. Сорау алмашлыгы
5. Юклык алмашлыгы
6. Билгесезлек алмашлыгы
7. Тартым алмашлыгы.
 
Аваз ияртемнәре - кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга, төсләргә охшатып ясалган сүзләр: лач-лоч, мыгыр-мыгыр, мияу-мияу, келт-келт, шалтор-шолтыр, тыз-быз һ.б. Аларның лексик эчтәлеге бар, исемнәр һәм фигыльләр белән синтаксик бәйләнешкә керә, ярдәмче фигыльләр белән бергә җөмләдә хәбәр булып килә, фигыль ясауда катнаша.
 
Хәбәрлек сүзләр - сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю, раслау яки кире кагу кебек мәгънәләрне һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр (мөмкин/мөмкин түгел, ярый/ярар/ярамас/ярамый, кирәк/кирәкми, тиеш/тиешсез, бар, юк). Еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, җөмләдә күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре була ала.
 
Теркәгеч - җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

1. Тезүче теркәгечләр:
- Җыючы - һәм, да/дә, та/тә, вә, янә, тагы(н), ни...ни.
- Каршы куючы – ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә, исә, мәгәр, бары.
- Бүлүче – я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.
2. Ияртүче теркәгечләр: чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.

 
Бәйлек  - иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.
1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һ.б.
2. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле һ.б.
Искәрмә: кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре ике төркемчәгә дә карыйлар.
3. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек һ.б.
Бәйлек сүзләр - урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр: ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп һ.б.
 
Кисәкчә - аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме. Мәгънәви төркемчәләре:
1. Көчәйткечләр: иң, чалт, чатнама, дөм, нәкъ, шыр, өр-, хәтта, соң, ямь-, кып-, сап-, һ.б.
2. Чикләүчеләр: гына/генә, кына/кенә.
3. Сорауны белдерүчеләр: -мы/-ме, -мыни/-мени.
4. Якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр: да/дә, та/тә, ук/үк.
5. Раслаучы, ныгытучылар: бит, ич, ла/лә, лабаса/ләбаса.
6. Билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр: әллә, -дыр/-дер, -тыр/-тер
7. Үтенү, теләкне белдерүчеләр: -чы/-че, -сана/-сәнә, әле, инде.
8. Инкарь итүне, юклыкны белдерүчеләр: һич, түгел.
Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән, да/дә, та/тә.
 
Ымлыклар -кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләр. Төрләнми, кайберләре яңа сүз ясауда катнаша.
 

Төрләре:
1. Эмоциональ ымлыклар / хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм, фу, әй, һа, һе, их, эх, ах, аһ, о, о-о, эһе, э, э-э, ух, һи, чү). Уңай һәм кире кичерешне белдерергә мөмкин.

 

 

2. Императив ымлыклар / теләк-ихтыярна белдерүче ымлыклар. Боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас (әйдә, алло, чү, тсс, һайт). Кошларны, хайваннарны чакыру, куу, куркыту сүзләре (на-на-на, маһ-маһ, көш-көш, тпру, пес-пес, прс-с-с).
Әдәплелек, итагатьлелекне белдерә торган сүзләр (рәхмәт, исәнме(-сез), саумы(-сыз), сау бул(-ыгыз), хуш(-ыгыз), рәхим ит(-егез), гафу ит(-егез) һ.б.) ымлык дип карала. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, хәтта җөмләләр дә, үз мәгънәләрен югалтып, ымлык буларак кулланыла: пәрәмәч, бәлеш, әнекәйгенәм, әтәч, мур кыргыры, Аллам сакласын, пычагым һ.б. 

 

 

 
Модаль сүзләр - җөмләдә кереш сүз вазифасында йөрүче сүзләр: әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән һ.б. Алар фикер чыганагын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә. Җөмлә кисәге булмый. Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килә, әмма һәр кереш сүз модаль сүз була алмый.
 
Ярдәмче фигыльләр.  
1. Иде (кушма хәбәрләр ясауда катнаша)

2. Икән
3. Имеш
4. Ит- (и- тамырыннан ясалган йөкләтү юнәлешендәге ярдәмче фигыль тезмә фигыльләр ясауда катнаша)
5. Бул (тезмә фигыльләр ясауда катнаша)
6. Кыл (тезмә фигыльләр ясауда катнаша)

Категория: Мои файлы | Добавил: Aysina
Просмотров: 3780 | Загрузок: 0 | Комментарии: 5 | Рейтинг: 4.2/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Сайтка керүчеләр
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz