Стиль - тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.
Татар әдәби телендә әдәби, публицистик, фәнни, рәсми һәм сөйләмә стильләрне билгелиләр.
Рәсми стильдә эш кәгазьләре, акт, белдерүләр языла. Аларның һәркайсында үзенә бер хас калып белән бер үк сүзләр кулланыла.
Сөйләмә стиль көндәлек аралашуда кулланыла.
Фәнни стильдә гыйльми китаплар, дәреслекләр, фәнни хезмәтләр языла.
Публицистик стильдә газета –журнал мәкаләләре, очерк һ.б. иҗат ителә.
Әдәби стильдә барлык әдәби әсәрләр языла. Бу стильдә һәртөрле сурәтләү чараларын куллануны очратабыз.
|