Җөмлә - сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге.
Җөмләләрне төркемләү.
1. Грамматик яктан таркала алу-алмавына карап:
1) Грамматик таркала торган җөмлә
2) Грамматик таркалмый торган җөмлә
2. Әйтү максаты ягыннан:
1) Хикәя
2) Сорау
3) Боерык (өндәү)
4) Тойгылы
3. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә:
1) Раслау җөмлә
2) Инкяр җөмлә
4. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап:
1) Җыйнак
2) Җәенке
5. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап:
1) Бер составлы:
- фигыль җөмлә (билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә, гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә, үтәүчесез фигыль җөмлә)
- исем җөмлә (атау җөмлә, сүз җөмлә)
2) Ике составлы
6. Хәбәрлекнең санына карап:
1) Гади
2) Кушма
7. Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап:
1) Тулы
2) Ким
Димәк, һәр җөмләнең 7 билгесен күрсәтеп була.
Җөмләнең баш кисәкләре: ия, хәбәр.
Иярчен кисәкләре: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.
Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр.
Кушма җөмлә — катлаулы синтаксик берәмлек. Кушма җөмләләр, ике, өч, һәм, хәтта күбрәк — ун җөмләдән торып, структур-семантик һәм интонацион яктан синтаксик бөтен тәшкил итәләр.
Тезмә кушма җөмләләр
Тезмә кушма җөмләләрнең компонентлары үзара тезү юлы белән бәйләнәләр. Мәсәлән, Көз булды, суыклар китте (Г. Исхакый).
тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнәләр.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр тезү һәм каршы кую интонацияләре ярдәмендә бәйләнәләр. Мәсәлән, ^
Иярченле кушма җөмләләр
Иярченле кушма җөмләләрнең компонентлары үзара ияртү юлы белән бәйләнәләр. Мәсәлән, ^
Синтетик кушма җөмләләргә түбәндәге үзенчәлекләр хас:
- бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;
- компонентлар синтетик чаралар (фигыль формалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр,янәшә тору чарасы һәм ияртүче сүздән пауза белән аерылмау, сүз ясагыч һәмкилеш кушымчалары) аша бәйләнәләр;
- синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән алда килә һәм тәмамланмаган төсмер ала;
- синтетик иярчен җөмләләр ия-хәбәрле төзелмә булулары белән ярым хәбәрлекле әйләнмәләрдән аерылып торалар, шул ук вакытта күп кенә яклары белән ярым хәбәрлекле төзелмәләргә охшый;
- иярчен җөмләнең чиге хәбәр составындагы бәйләүче чара белән билгеләнә;
-
Аналитик кушма җөмләләр түбәндәге үзенчәлекләргә ия:
- бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәр составыннан читтә тора;
- компонентлар аналитик чаралар белән бәйләнешкә керәләр (мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр, көттерү һәм аныклау интонацияләре);
- аналитик иярчен җөмлә, бәйләүче чарага карап, баш җөмләдән алда да, аннан соң да килергә мөмкин;
- аналитик иярчен җөмлә иярчен кисәктән аерылып тора;
- аналитик чара иярчен җөмләнең чиген билгеләү өчен нигез булып тора алмый, чөнки алар баш җөмлә эчендә дә, иярчен җөмләдә дә киләләр, аларның урыны төрлечә;
- аналитик иярченле кушма җөмләләр рус һәм төрки телләрдә дә урын алалар.
- Аналитик кушма җөмләләр, иярүче һәм ияртүче компонентларының нинди чаралар белән бәйләнүләренә карап, өч төркемгә: мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, интонация аша бәйләнгән төзелмәләргә берләштереп тикшерелә.
- Кайбер галимнәр, боларга өстәп, тагын берничә төркемне аерып күрсәтәләр. С. М.Ибраһимов компонентлары берьюлы мөнәсәбәтле сүзләр һәм теркәгечләр(парлы мөнәсәбәтле сүзләр) аша бәйләнгән төзелмәләрне дүртенче төркем итеп карый. М.З.Зәкиев аналитик бәйләнешне белдерүче тагын ике грамматик чараны: хәбәр бөтенлегенә зыян китерми торган кайбер кушымчаларны (-мы/-ме, -мыни/-мени, боерык фигыль кушымчасы) һәм бәйлек-теркәгеч сүзләрне дә (исә, икән, дип, дигән) өстәп, аналитик төзелмәләрне биш төркемгә бүлеп тикшерүне тәкъдим итә.
Катлаулы кушма җөмлә кимендә өч җөмләдән тора.
Ул
- күп тезмәле
- катлаулы кушма җөмләгә,
- күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә,
- катнаш кушма җөмләләргә бүленә.
Гади җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән 3 һәм аннан да күбрәк җөмләдән торган җөмлә күп тезмәле кушма җөмлә дип атала.
Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә үз эчендә:
- тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
Составында тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән җөмләләре булган катлаулы кушма җөмлә катнаш кушма җөмлә дип атала.
Инверсия - җөмләдә сүзләрнең кире тәртибе
|