Хаталарны төзәт |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2014 » Апрель » 15
15 апрель, 2014 - 17:01
Бүген – Тукай вафат булган көн
15 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булган көне. Быел аның үлүенә 101 ел тула. Шагыйрьнең гомере 1913 елның 15 апрелендә 20 сәгать 15 минутта өзелгән.
Казанда әлеге көн берничә чара белән искә алына. Бу көнне елдагыча шагыйрьнең Яңа татар бистәсендәге каберенә чәчәкләр салалар, 12 сәгать 30 минутта Г.Тукай исемендәге әдәби музейда галимнәр, тукайчылар катнашында Татарстан милли музее Галимнәр шурасының утырышы уза, 14.00 сәгатьтә музейда “Ядкәрләрдә – Тукай рухы” дигән чара башлана.
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Просмотров: 650 |
Добавил: Aysina |
Дата: 15.04.2014
|
|
28 апрель көнне Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданы оештыруга аукцион уздырачак. Бәйге М.Җәлил исемендәге опера һәм балет тетарында, ә мастер-класслар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак. Вакыты әлегә төгәл билгеле түгел.
...
Читать дальше »
Просмотров: 636 |
Добавил: Aysina |
Дата: 15.04.2014
|
|
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертеләчәк. Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, “А” өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип саный алар. БДИ текстын төзүчеләр исә, киресенчә, тест өлешен алып ату БДИ нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән фикердә. Алар кайбер фәннәр буенча имтиханда тест өлешен калдыру яклы. Ничек уйлыйсыз, имтиханның формасын үзгәртү укучының белем дәрәҗәсен объектив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәрме?
...
Читать дальше »
Просмотров: 347 |
Добавил: Aysina |
Дата: 15.04.2014
|
|
|
|
Сайтка керүчеләр | |
|