Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 18.05.2024, 10:25Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2014 » Апрель » 24 » Дмитрий Медведев 2020 елга кадәр исәпләнгән мәгариф үсеше дәүләт программасының яңа редакциясен раслады
18:30
Дмитрий Медведев 2020 елга кадәр исәпләнгән мәгариф үсеше дәүләт программасының яңа редакциясен раслады

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “2013-2020 елларга исәпләнгән мәгариф үсеше” дәүләт программасының яңа редакциясен раслау турында карар имзалады. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Яңартылган дәүләт программасы Россия Президентының 2012 елның 7 маенда гамәлгә куелган указы үтәлешен тәэмин итә. Шулай ук федерация субъектлары тарафыннан дәүләт программасында каралган чараларны финанслау бурычы үтәлешен контрольда тоту механизмнары каралган. Программага Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Байкал төбәге, Төньяк Кавказ федераль округы, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Байкал төбәге, Төньяк Кавказ федераль округы федерациясе субъектлары вузларына төбәк мәгариф системасын модернизацияләү проектларын, федераль бюджетта каралганча, финанслау керә.

Дәүләт программасын гамәлгә кую өчен 4134,3 млрд. сум акча каралган, шул исәптән 2014 елда – 418,9 млрд. сум.

Дәүләт программасын гамәлгә кую кысаларында, халыкара гомуми белем бирү сыйфатын тикшерүләрне чагыштыру буенча Россия укучыларының нәтиҗәләрен яхшырту, мәгариф хезмәтләре сыйфатын күтәрү, бюджет акчаларын куллану нәтиҗәлелеген күтәрү, мәгариф оешмаларының финанс-хуҗалык мөстәкыйльлеген тәэмин итү, педагог белгечлегенең җәлеп итүчәнлеген һәм укытучыларның квалификация дәрәҗәсен күтәрү, Россия икътисадының, модернизация һәм технологик үсеш өстенлекле юнәлешләре буенча, югары квалификацияле кадрлар ихтыяҗын тәэмин итү күздә тотыла.

Шулай ук илнең теләсә нинди гражданы өчен һөнәри белем алу, квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү, шәхси-дәүләти партнерлык кысаларында мәгариф хезмәтләре өлешен арттыру, илнең әйдәп баручы вузлары челтәрен формалаштыру, мәктәпкәчә белем алуга гарантияләрне гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру планлаштырыла.

Программаны тормышка ашыруда 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар арасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә чиратларны бетерү мөһим бурыч булып тора.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1725 | Добавил: Aysina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Апрель 2014  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz