Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 18.05.2024, 09:16Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2014 » Апрель » 28 » Казанда татар теле һәм әдәбият буенча II Халыкара олимпиада ачылды
22:01
Казанда татар теле һәм әдәбият буенча II Халыкара олимпиада ачылды

 

27 нче апрельдән алып 1 нче майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбият буенча Халыкара олимпиада уза. Бүген олимпиада ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Татар теле һәм әдәбият буенча Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, онлайн-тест язу режимында узды. 9-25 нче декабрьдә узган дистанцион турда Россиядән, Таҗикстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән, Үзбәкстаннан, Бельгиядән, Кытайдан, Япониядән, БГӘ, Эстониядән, Австралиядән һәм Канададан якынча 5 мең укучы һәм студент катнашкан. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 300 катнашучы ярышларны Казанда дәвам итә.

Катнашучыларның берсе - В.И.Вернадский исемендәге Таврит илкүләм университетының Кырымтатар һәм көнчыгыш филологиясе факультетының 2 нче курс студенты Эдип Эмиров. Ул сөйләгәнчә, ул Олимпиадага бик нык әзерләнгән, иҗади конкурска зур игътибар биргән.

“Кырымтатар теле һәм Казан татарлары теле охшаш, ләкин бердәй түгел. Безнең өчен сезнең телне өйрәнү бер үк вакытта кызыклы һәм авыр. Чөнки без төркиләр, безнең бер менталитет, мәдәният һәм традицияләр. Телләрнең төрлелеге формальлектер. Безнең йөрәкләр охшаш”, - дип билгеләде Эдип Эмиров.

Олимпиадада тагын бер катнашучы Юто Хишияма Казанга Япониядән килгән. Ул чит телләр өйрәнергә яратуын, инглиз, башкорт, төрек телләрен белүен сөйләде. Юто сүзләренчә, ул татар теленә охшаш, шуңа күрә аның грамматикасын өйрәнү кыен булмаган.

Катнашучыларны сәламләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ оештырган олимпиада ярдәмендә татар теленә кызыксыну арткан.

Ул сөйләгәнчә, татар халкының тормышы һәм киләчәге – 90 нчы еллардан алып хәзерге вакытка кадәр ТР парламентында сөйләшенә торган актуаль темаларның берсе. Мәктәпләрдә татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә өйрәнү, татар мәктәпләрен саклау, дәүләт телләрен үстерү буенча программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре инде ике дистә ел көн үзәгендә кала. “Бу мәсьәләләрне күтәргән һәм яклаган шагыйрьләрнең, язучыларның, депутатларның, танылган кешеләрнең булуы яхшы. Моңа бәйле рәвештә Туфан Миңнуллинны искә алмыйча булмый”, - дип билгеләде ТР ДС Рәисе урынбасары.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов искәртеп үткәнчә, татар теле һәм әдәбият буенча I Халыкара олимпиада 2012/2013 уку елында уздырылды. Ул вакытта читтән торып уздырылган турда Россиянең 15 субъектыннан һәм 9 чит илдән 1,5 мең укучы һәм студент катнашты, Казандагы турында – 100 кеше.

Э.Фәттахов олимпиаданың бу вакытта очраклы уздырылмавын, аның бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлануын әйтте. “Халык тел, әдәбият, мәдәният булганда яши. Татарстанда татарларның өчтән бере генә яши, калганнары – дөньяның төрле почмакларында. Шуңа күрә без, телебезне һәм милләтебезне саклап калу өчен, барысын да эшләргә тиеш”, - дип ышана Э.Фәттахов. “Без бу олимпиаданы уздыруга зур өметләр баглыйбыз, чөнки татар теленең статусын күтәрергә телибез”, - дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры.

Ул шулай ук игътибар иткәнчә, мондый чаралар – туган теле рус булмаганнар арасында рус теле буенча олимпиада июнь башында узачак һәм А.С.Пушкинның туган көненә багышланачак.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 3032 | Добавил: Aysina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Апрель 2014  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz