Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 18.05.2024, 10:25Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2014 » Апрель » 3 » Түләүсез татар теле дәресләренә рәхим ит
15:04
Түләүсез татар теле дәресләренә рәхим ит

 Тиздән Казан федераль университетының филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар теле курслары башланып китәчәк. Дәресләр якынча өч ай дәвам итәргә тиеш.

Мондый курслар беренче мәртәбә генә үткәрелми. Республика халкында ул шулкадәр зур популярлык казанды ки, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шушы вәзгыятьне исәпкә алып, биредә бушлай татар теле дәресләре бирүне 1 апрельдән өр-яңадан башлап җибәрергә карар кылганнар.

Билгеле булганча, бу чара Татарстанның Министрлар Кабинеты ярдәме белән үткәрелә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Кагыйдә буларак, уку-укыту процессы ике төркемдә барачак. Беренче төркемдә татар телен начар белүче яисә инде, гомумән, белмәүчеләр белем алыр, дип уйланыла. Ә татар телен камилләштерергә теләүчеләр исә икенче төркемгә йөри ала.

Әлеге курслар июнь аена кадәр дәвам итәчәк. Тукай телен өйрәнергә теләүче һәркемгә гариза һәм анкеталарын 31 мартка кадәр anatele@bk.ru электрон почтасына җибәрү таләп ителә.

Чыганак: http://www.intertat.ru/tt

Просмотров: 894 | Добавил: Aysina | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Апрель 2014  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz