Хаталарны төзәт |
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2014 » Апрель » 3 » Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада
17:08 Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада |
ТРның дәүләт телләре һәм ТРдагы башка телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча
ТРның дәүләт программалары кысаларында Россия Федерациясе субъектлары һәм чит
илләрдәге мәктәп укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә.
Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25
яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.
Олимпиаданың ике туры бар.
2013 нче елның 1 ноябреннән алып 20 декабренә кадәр КФУның
abiturient.kpfu.ru. порталында беренче (сайлап алу) турында катнашучыларнытеркиләр.
2013 елның 16 декабреннән алып 20 декабренә кадәр беренче (сайлап алу) тур
Интернет-тест формасында үткәрелә. Интернет-тест мәктәпләрдәге һәм югары уку
йортларындагы компьютер сыйныфларында яки катнашучыларның “өй”
компьютерларында читтән торып уздырыла. (Теркәлү этаплары турындагы күрсәтмә 2013
нче елның 1 нче ноябренә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru порталына эленәчәк).
Билгеләнгән вакыт аралыгында КФУ порталында теркәлгән һәм күрсәтмә
нигезендә барлык тиешле мәгълүматларны төгәл язган катнашучылар Интернет-тест уза
ала.
Интернет-тест нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2013 нче елның
27 нче декабренә кадәр билгеле булачак. Һәр категория буенча икенче турда катнашу
мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 нче елның 12 нче
гыйнварына кадәр билгеләнә. Игътибар итегез: әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп
куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче (сайлап алу) тур җиңүчеләренә
өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк. Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның
abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында
(http://mon.tatarstan.ru) 2014 нче елның 4 нче мартка кадәр урнаштырылачак.
• Икенче тур 2014 нче елның 23 нче апреленнән алып 27 нче апреленә кадәр
үткәрелә. КФУның abiturient.kpfu.ru порталында урнаштырылган җиңүчеләр
исемлеге беренче (сайлап алу) турда җиңгән кешегә икенче турда катнашу өчен
нигез булып тора.
• Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерларга ТРның Мәгариф һәм
фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр бирелә. Олимпиадада
катнашкан һәр кешегә сертификат тапшырыла
|
Просмотров: 1450 |
Добавил: Aysina
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Сайтка керүчеләр | |
|