Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе жирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештыруы турында хәбәр итә.
Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара булыр иде.
|