Татар теле. 5-11. Интерактив электрон дәреслек
Шимбә, 18.05.2024, 10:51Сәламлим Сезне Гость | RSS
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерлек

Меню
Безнең сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 356
Хаталарны төзәт
Система Orphus
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Архив материалов

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә.

РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне - эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан РФ Хөкүмәтенең 2013 нче елның 28 нче маеннан "2014 нче елда ял көннәрен күчерү турында"гы 444 нче номерлы карары нигезендә 2014 нче елда 4 гыйнвар шимбәсеннән ... Читать дальше »

Просмотров: 576 | Добавил: Aysina | Дата: 22.04.2014 | Комментарии (0)

 Хәзер Россиядә мәктәп укучылары айга бер тапкыр музейларга бушлай бара алачак. Дәүләт Думасында кичә шул хактагы закон кабул ителде.

Закон нигезендә 18 яше тулмаган затлар айга бер мәртәбә музейларга бушлай килә ала. Ә һөнәри мәгариф программалары буенча укучыларга шулай ук айга бер мәртәбә дәүләт һәм муниципаль музейларга бушлай бару мөмкинлеге бирелде.

Чыганак: http://vatantat.ru

Просмотров: 380 | Добавил: Aysina | Дата: 19.04.2014 | Комментарии (0)

15 апрель, 2014 - 17:01
Бүген – Тукай вафат булган көн
15 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булган көне. Быел аның үлүенә 101 ел тула. Шагыйрьнең гомере 1913 елның 15 апрелендә 20 сәгать 15 минутта өзелгән.
Казанда әлеге көн берничә чара белән искә алына. Бу көнне елдагыча шагыйрьнең Яңа татар бистәсендәге каберенә чәчәкләр салалар, 12 сәгать 30 минутта Г.Тукай исемендәге әдәби музейда галимнәр, тукайчылар катнашында Татарстан милли музее Галимнәр шурасының утырышы уза, 14.00 сәгатьтә музейда “Ядкәрләрдә – Тукай рухы” дигән чара башлана.
Чыганак: http://www.vatantat.ru

Просмотров: 650 | Добавил: Aysina | Дата: 15.04.2014 | Комментарии (0)

28 апрель көнне Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданы оештыруга аукцион уздырачак. Бәйге М.Җәлил исемендәге опера һәм балет тетарында, ә мастер-класслар Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак. Вакыты әлегә төгәл билгеле түгел.

... Читать дальше »

Просмотров: 637 | Добавил: Aysina | Дата: 15.04.2014 | Комментарии (0)

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертелә­чәк. Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест би­ремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, “А” өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип саный алар. БДИ текстын төзүчеләр исә, киресенчә, тест өлешен алып ату БДИ нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән фикердә. Алар кайбер фәннәр буенча имтиханда тест өлешен калдыру яклы. Ничек уйлыйсыз, имтихан­ның формасын үзгәртү укучының белем дәрәҗәсен объектив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәрме?

... Читать дальше »

Просмотров: 347 | Добавил: Aysina | Дата: 15.04.2014 | Комментарии (0)

 

  Быел IX сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңа­ча, тест рәвешендә тапшырачаклар. Белгәнебезчә әлеге имтихан апрель аена билгеләнгән. Республика фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов әйтүенчә: "Сынау татар телен укыту буенча проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк".

    "Алдагы елларда республикада татар теленнән имтиханны тәҗрибә рәвешендә үткәреп караганнар иде. Узган ел аны 8627 укучы яңача тапшырган. “5” ле алучылар – 31,62, ә тестны “2” ле­гә бирүчеләр 3,22 процентны тәшкил иткән. Уртача балл – 37,17. Яңа төр сынауны күбрәк Апас, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Бөгелмә, Мамадыш районы укучыл ... Читать дальше »

Просмотров: 1839 | Добавил: Aysina | Дата: 03.04.2014 | Комментарии (0)

 ТРның дәүләт телләре һәм ТРдагы башка телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча 
ТРның дәүләт программалары кысаларында Россия Федерациясе субъектлары һәм чит 
илләрдәге мәктәп укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә. 
Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 
яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.
Олимпиаданың ике туры бар.
2013 нче елның 1 ноябреннән алып 20 декабренә кадәр КФУның 
abiturient.kpfu.ru. порталында беренче (сайлап алу) турында катнашучыларнытеркиләр.
2013 елның 16 декабреннән алып 20 декабренә кадәр беренче (сайлап алу) тур
Интернет-тест формасында үткәрелә. Интернет-тест мәктәпләрдәге һәм югары уку 
йортларындагы компьютер сыйныфларында яки катнашучыларн ... Читать дальше »

Просмотров: 1451 | Добавил: Aysina | Дата: 03.04.2014 | Комментарии (0)

 Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе жирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның  I  республика конференциясен оештыруы турында хәбәр итә.

Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара ... Читать дальше »

Просмотров: 560 | Добавил: Aysina | Дата: 03.04.2014 | Комментарии (0)

 ТР Фәннәр академиясендә, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, “ТР мәгариф оешмаларында рус телле аудиториядә татар телен укыту проблемалары һәм өстенлекләре” темасына багышланган семинар-киңәшмә узды.

Семинар эшендә милли мәгари ... Читать дальше »

Просмотров: 409 | Добавил: Aysina | Дата: 03.04.2014 | Комментарии (0)

 Бүген, 28 мартта, ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында рус телле аудиториягә татар телен укыту проблемалары һәм перспективалары” темасына семинар-җыелыш узды.
Семинарда милли мәгариф буенча методистлар, республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәләре җитәкчеләре, Казан шәһәреннән татар теле укытучылары, тел белгечләре-галимнәр, китаплар авторлары катнашты.

Катнашучылар рус телле аудиториядә татар телен өйрәнү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты. Җыелышта татар теле укытучылар ... Читать дальше »

Просмотров: 976 | Добавил: Aysina | Дата: 03.04.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 »
Керү
Эзләү
Вакыт
Һава торышы
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Сайтка керүчеләр
Язмалар архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz